Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга — Оренбург: туризмны үстерү тәҗрибәсе

Оренбург өлкәсенең кече шәһәрләре җитәкчеләре туризм һәм ял өлкәсендәге тәҗрибәбезне өйрәнү өчен Алабугага килделәр.

Делегацияне Оренбург өлкәсенең икътисади үсеш, инвестицияләр, туризм һәм тышкы элемтәләр министрының беренче урынбасары Елена Здорова җитәкләде. Ул өлкәдә кече шәһәрләрне үстерү буенча Россиянең башка төбәкләре тәҗрибәсен җентекләп өйрәнүләрен һәм иң яхшы практикаларны үзләрендә куллануларын сөйләде.

— Алабуганың туристларны һәм инвестицияләрне җәлеп итү, инфраструктураны үстерү, үз брендлы проектларын алга сөрү буенча уникаль тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә без провинциаль шәһәрнең төбәк күләмендә туризм үзәкләренең берсенә әверелү серләренә төшенү өчен муниципалитет вәкилләре командасы белән килдек, — диде ул.

«Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» МАУ директоры Эльмира Туканова белән берлектә кунаклар, туристларны җәлеп итү нокталары буларак саклау һәм үстерү өчен шәхси эшмәкәрләргә «ОКН за рубль» программасы буенча тапшырылган берничә мәдәни мирас объектында булдылар. Шулай ук делегация шәһәр пляжына, Шишкин буаларына барды, Нурислам Кадыровның мунча комплексын карады.

— Мин «ОКН за рубль» практикасыннан һәм анда катнашучы эшмәкәрләрнең энтузиазмыннан соклануымны яшерә алмыйм, — дип бүлеште тәэсирләре белән Саракташ районы администрациясенең мәдәният бүлеге башлыгы Юлия Занозина. — Миңа сезнең шәһәр бик ошады, мин монда, һичшиксез, дусларым һәм гаиләм белән тагын киләчәкмен.

Г. Р. Державин исемендәге хәйрия фонды директоры, МХО ветераны, «Герои Оренбуржья» программасы финалисты Сергей Колычев күп еллар Бузулук музейларының берсендә эшләгән һәм Алабугага килү турында хыялланган.

— Халкының саны, тарихи һәм мәдәният һәйкәлләре саны буенча Бузулук Алабугага бик охшаш. Шуңа күрә инде берничә ел мин Алабугадагы вакыйгаларны, сезнең уңышларыгызны һәм кыенлыкларыгызны игътибар белән күзәтеп барам. Һәм Елена Здоровага мине сезгә килү теләгемдә дә, гомумән барлык башлангычларымда да куәтләгәне өчен бик рәхмәтлемен. Алабугалыларга мондый бай программа өчен зур рәхмәт.

Соңыннан Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев белән эшлекле очрашу узды, анда башкарма комитет, туризм һәм кунакчыллык өлкәсе предприятиеләре вәкилләре дә катнашты. Киңәшмәдә Алабуганың һәм Оренбург өлкәсе кече шәһәрләренең туристик мөмкинлекләре, тармакны үстерү перспективалары һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру, хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре турында сөйләштеләр. Кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Алар арасында тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау, чаралар оештыру, заманча технологияләрне куллануга кагылганнары да бар иде.

Киңәшмәдән соң делегация Алабуганың тарихи өлешендәге музейларда экскурсиядә булды. Икенче көнне Оренбург өлкәсеннән килгән кунаклар «Алабуга» махсус икътисади зонасы белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев