Хәрби диңгезче Кирилл Тимряковның шәхси әйберләрен Алабуга музеена тапшырдылар
Бөек Ватан сугышы ветераны, Алабуганың мактаулы кешесе Кирилл Тимряковның кызы Хәрби дан музеена әтисенең шәхси әйберләрен бүләк итте.
Алар арасында парад кителе һәм фуражкасы, кортик, К. С. Тимряковның хәрби һәм хезмәт биографиясе язылган исәпкә алу карточкасы бар. Шулай ук бүләкләре — II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков, «Хәрби хезмәтләре өчен», «Германияне җиңгән өчен» һәм юбилей медальләре дә тапшырылды.
Кирилл Степанович 1925 елда Буа районының Рунга авылында туган. 1942 елның ахырында аны иптәшләре белән бергә телефонист һөнәренә укырга, ә 1943 елда Ленинград янына җибәрәләр. Ул Җиңүне Прибалтикада каршы ала.
— 1947 елда, алты айлык укудан соң, матур һәм грамоталы язганга, аны Төньяк флот штабына писарь итеп алалар, — дип сөйли Светлана Кирилловна. — 1956 елда ул 1 нче статьялы старшина дәрәҗәсендә өйгә кайта.
Алабугада Павел Пузырев ярдәмендә Диңгезчеләр берлеге оешкач, Кирилл Степанович та бу туганлыкка кушыла. Барлык бәйрәм чараларында катнаша. Шул бәйрәмнәрнең берсендә диңгезчеләр аңа китель, парад фуражкасы һәм кортик бүләк итәләр.
— Әти бу бүләккә бик сөенде: бүләкләре, яшьлек елларындагы кебек, кабат кительдә ялтырый башлады. Ул соңгы көненә кадәр хезмәт итте дияргә була — шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышу өчен акча да күчерде. Районыбыз газеталары аның турында күп язды, мин бу язмаларның барысын да саклыйм. Кызганыч, әтиебез инде мәрхүм. Әмма Диңгезчеләр берлеге безне игътибарсыз калдырмый.
Әтисе турындагы истәлекне киләчәк буыннар өчен дә саклап калу өчен Светлана Кирилловна ветеранның шәхси әйберләрен Хәрби дан музеена тапшырды.
— Хәтер музеенда әти язган «Страницы моей памяти» дип аталган брошюра саклана. Әмма мин Алабуганың башка музее экспозициясен дә баетырга теләдем. Без бу әйберләрне өйдә кадерләп сакладык, әмма алар яшьләр өчен үрнәк булып торырга тиеш. Яшьләр яныбызда нинди кешеләр яшәгәнен, аларның Ватан тарихына нинди өлеш кертүләрен һәм хәрби форманы горурлык белән йөртүләрен күрсеннәр.
Кирилл Степановичның шәхси әйберләре һәм бүләкләре музей экспозициясендә лаеклы урын алачак. Анда килгән һәркем сугышны җиңгән, Ватанына ахыргача тугры булып кала алган ветеран тарихы белән таныша алачак. Мондый бүләкләр ярдәме белән музей фонды тарихи ядкарьләр белән тулыланып тора, геройлар турындагы хәтер кадерләп саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев