«Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
Быел бәйгедә 215 оешма һәм һөнәрче 358 төрле продукция һәм хезмәт күрсәтү белән катнашты.
«Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының төбәк этабы булган XXIII «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесенә йомгак ясалды.
Быел бәйгедә 358 төрле продукция һәм хезмәт күрсәтүче 215 оешма һәм халык һөнәрчелеге осталары катнашты. Эксперт комиссияләре товарларның сыйфатын, экологик иминлеген һәм ресурс һәма энергия саклау технологияләрен бәяләде.
Нәтиҗәдә, оештыру комитеты 156 лауреатны, 139 I дәрәҗә һәм 27 II дәрәҗә дипломантны раслады. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге Татарстан ЦСМ сайтында урнаштырылган.
«2003 елдан бирле үткәрелә торган бу конкурс республика икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә. Ул иң яхшысы дип аталу хокукы өчен көрәш кенә түгел, ә фикердәшләрне берләштерү мөмкинлеге дә», — дип билгеләп үтте Татарстан ЦСМ директоры Олег Ибраһимов.
Хәзерге вакытта «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсының федераль этабына гаризалар кабул итү башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев