Татарстанлыларны аферистларның яңа хәйләләре турында кисәттеләр
Татарстан Республикасы прокуратурасында республикада яшәүчеләрне аферистларның «куркынычсыз хисап» (безопасный счет) дип аталган «классик» схемадагы яңа хәйләләре турында кисәттеләр.
«Хәзер мошенниклар акчаны банкоматтан алырга (наличка) һәм банкомат аша киредән үзләренең реквизитлары буенча күчерүне таләп итәләр», — дип сөйләделәр прокуратурада.
Алдан кешегә полициядән яки «финанс разведкасы»ннан шалтыраталар һәм язалар, ә аннары мәгълүматларның читкә таралуы турында хәбәр итәләр һәм җаваплылык белән куркыта башлыйлар. Шуннан соң корбанны банкоматка барырга, бөтен булган акчаны счеттан алырга, ә аннары мошенник әйткән башка счетка күчерергә күндерәләр.
«Курку хисе аек акылны җиңә. Пульс югары чиккә җиткәндә, баш мие куркынычтан арынуның иң тиз юлын эзли. Һәм бөтен акчаны күрсәтелгән счетка күчерү — котылу юлы сыман тоела», — дип аңлаталар ведомствода.
Әгәр сөйләшү борчу тудыра һәм таныш түгел кешенең әйткән һәр сүзен үтисе килү хисе уяна башласа, иң яхшысы — трубканы куегыз, дип киңәш итәләр прокуратурада.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев