Татарстанга күчеп килгән табибларга бер тапкыр 1,15 миллион сум акча түләнәчәк
Түләү конкурста сайлап алу йомгаклары буенча бирелә.
Татарстанга башка регионнардан яисә чит илдән күчеп килүче дефицитлы белгечле табиблары бер тапкыр бирелә торган 1,15 миллион сум түләү ала алачак. Бу хактагы карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Түләү конкурста сайлап алу йомгаклары буенча бирелә. Төп шарт — табиб белгечлеге буенча ставкаларның 80% тан кимрәк өлеше эшли торган дәүләт хастаханәсенә яки поликлиникага эшкә урнашу. Яңа гына эшли башлаган белгечләр, я медицина оешмаларында соңгы өч елда эшләмәгән табиблар дәгъва итә ала.
Сайлап алуда җиңүчеләр белән өч елга тулы ставкага эшләргә килешү төзелә. Вакытыннан алда эштән чыгарылганда акчаны пропорциональ рәвештә эшләнмәгән айларга кайтарырга туры киләчәк. Декрет, озакка сузылган үз хисабына отпусклар һәм больничныйлар (армиягә чакыру очракларыннан тыш) эшләү срогына кертелми.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы дефицитлы һөнәрләр һәм учреждениеләр исемлеген төзиячәк, конкурс үткәрәчәк һәм документларны тикшерәчәк. Түләү контрактка кул куелганнан соң бер ай узгач республика бюджеты хисабына күчерелә.
ТР Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, 2025 елда яңа поликлиникалар һәм ФАПлар сафка бастырылган, ә сабыйлар үлеме тарихи минимумга җиткән. Шул ук вакытта табибларга кытлык саклана — 2,5 меңгә якын белгеч җитми, бигрәк тә 50 меңнән артык халкы булган шәһәрләрдә.
Альмир Абашев якындагы биш елда пациентларның канәгатьлеге, технологик лидерлык һәм кадрлар потенциалы өстенлекле булачак, дип өстәде. Аның сүзләренчә, хәтта заманча инфраструктура да квалификацияле белгечләрдән башка файдасыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев