Татарстанда БПЛА хөҗүменнән соң зыян күрүчеләр бар
БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә Татарстанның Кама аръягы төбәгендә зыян күрүчеләр бар. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүменең нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бүген БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә Түбән Каманың аерым предприятиеләре зыян күргән. Хәзер урында махсус хезмәтләр эшли.
Шулай ук кайбер участокларда зыян күрүчеләр турында хәбәр ителә. Лилия Галимова әйтүенчә, кешеләр җиңел дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, аларга кирәкле барлык медицина ярдәме инде күрсәтелгән.
Моннан тыш, пилотсыз очкычлар ТР Тукай районында шәхси торак йортка һөҗүм иткән. Анда ике кеше зыян күргән. Аларга беренче ярдәм күрсәттеләр, хәзер аларның тормышына куркыныч янамый.
Халыкка рәсми хәбәрләрне күзәтергә, тикшерелмәгән мәгълүматны таратмаска һәм ашыгыч хезмәтләрнең киңәшләрен үтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев