Татарстан Республикасы инвесторлары мәдәни мирас объектларын модернизацияләүгә ташламалы кредит алырга мөмкин
Әлеге кредит реставрация эше өчен дә, документ эшләрен хәл итү өчен дә тотылырга мөмкин.
Мәдәни объектларга яңа тормыш бирергә теләгән Татарстан инвесторлары өчен «ДОМ. РФ» операторы махсус кредит бирү программасын тәкъдим итте. Ташламалы ставка 9 проценттан артмый. Әлеге кредит реставрация эше өчен дә, документ эшләрен хәл итү өчен дә тотылырга мөмкин. Объект буенча әлеге эшләр 2030 елның 31 декабренә тәмамланырга тиеш.
Мәсәлән, мәдәни мирас объекты булып исәпләнгән бинаны реставрацияләп, әлеге урында кунакханә булдырган инвестор 2026 елның мартыннан 6 процентлы ташламалы ставка белән кредит ала ала. Түбәндәге шартлар үтәлү мөһим: объектның мәйданы 500 квадрат метрдан да ким булмаска һәм кимендә 10 номерга исәпләнгән булырга тиеш. Һәм шулай ук әлеге кунакханә бер ел эшләү дәверендә 3 йолдыздан да ким булмаган категориягә сертификат алырга тиеш.
Алабугада инвесторлар тарафыннан сатып алынган 6 реставрация таләп итүче мәдәни мирас объекты буенча фәнни-проект документациясен әзерләү өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк бюджеты акчаларыннан 38 миллион сумнан артык акча бүлеп бирде. Әлеге тәҗрибәне Чистай шәһәрендә дә куллану планлаштырыла.
«Объект за рубль» программасы инвесторларга күчемсез милекне символик бәядән сатып алырга мөмкинлек бирә. Милек хокукы сатып алучыда килешүдән соң ук барлыкка килә, әмма аңа реставрация эшләренең тулы комплексын килешенгән вакытта башкару бурычы йөкләнә.
Әлеге эштә катнашырга теләүче инвесторлар җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итә ала. Реставрация таләп ителгән биналар исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев