Спас ярминкәсенең төп мәйданчыгы шәһәр ипподромы булачак
XVIII Бөтенроссия Спас ярминкәсе Алабугада 2026 елның 30 июленнән 2 августына кадәр уздырыла.
Быел төп чаралар беренче тапкыр шәһәр ипподромы территориясендә урнаша.
Сәүдә рәтләре, ял һәм күңел ачу мәйданчыклары, шулай ук җәмәгать туклануы нокталары Пролетар урамы, 1е адресы буенча эшли.
Мәйданчыкның үзәк өлешенә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 700дән артык декоратив-гамәли иҗат остасы урнаша. Алабугага Татарстан, Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашстан, Пермь крае, Владимир, Киров, Самара, Ульяновск, Чиләбе һәм башка өлкәләрдән катнашучылар килә.
Ярминкәдә зәркән бизәнү әйберләре, милли киемнәр, мамык, агач, күн, керамика, пыяла, чыбык һәм металлдан ясалган эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк. Килүчеләр шулай ук туку, гжель, курчаклар, гравировка һәм халык һөнәрчелегенең башка төрләрен күрә алачак.
Бәйрәм программасында Суздаль, Пермь, Ижевск, Казан һәм башка шәһәрләрдән килгән профессиональ артистларның һәм фольклор коллективларының чыгышлары планлаштырыла.
Ярминкә кысаларында «Вдохновение» авторлык җыры фестивале булачак. Ипподромның төп сәхнәсендә мәхәббәт, дуслык, гаилә һәм туган як турында композицияләр яңгыраячак. Фестивальнең махсус кунагы Илья Оленев булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев