Сәләт Биләр Форум 15 еллык юбилеен билгеләп үтә
Сәләт Биләр Форум 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Изге Биләр җирендә Сәләт Биләр Форум сменасы башланды. «Сәләт» җыены был 30 еллыгын, Сәләт форумнары — 15 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге форум Россиянең төрле нокталарыннан 800 баланы берләштерә, биредә алар үзләренә якын булган профильне сайлый алалар: фән, иҗат һәм сәнгать, спорт һ.б. Җәйге профильле аланнарда сайлау үткән балалар әлеге Форумда катнашу мөмкинлеге алалар. Форумның төп үзенчәлеге — катнашучылар бары тик «Сәләт» берләшмәсенең «Раушан», «Биләр каласы», «Гайрәт», «Азнакай», «Рухият», «Саба» җәйге профильле аланнарыннан гына килә.
Форум катнашучыларын «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова сәламләде. Әлеге форумда "Сәләт«нең төп аланнары җыелуын ассызыклады җитәкче. Форумны оештырырга ярдәм иткән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Алексеевск районына, хөкүмәткә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Сменаның ачылу тантанасында Алексеевск районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Хәмзина да катнашты.
Форумның программасы шактый бай эчтәлекле булырга охшап тора, биредә төрле осталык дәресләре, очрашулар, воркшоплар, интерактивлар планлаштырылган. Һәр көн балалар үзләрен төрле эшләрдә сынап карый алачак: иҗатта да, спортта да.
Шулай ук форум кысаларында укытучылар, педагоглар һәм коллектив җитәкчеләре өчен «Остаз» уку-укыту программасы оештырылачак. Проектның төп идеясе — мәгариф өлкәсендә педагогларны һәм идарәчеләрне һөнәри һәм шәхси үстерү, республика мәгарифендәге актуаль мәсьәләләрне чишү өчен инновацион юллар эзләү, мәгариф өлкәсендә татар телен үстерү һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгын булдыру.
Сменаның бер көнендә бирегә Сәләт берләшмәсе активистлары гаиләләре дә җыелачак. Алар өчен «Асыл гаилә җыены» дип исемләнгән программа әзерләнгән.
Әлбәттә, эко-юнәлеш тә игътибарсыз кала алмый. Әлеге темага багышланган осталык дәресләре балаларны табигатьне сакларга, яратырга өйрәтәчәк.
Смена дәвамында «Җанлы Сәләт» турыдан-туры эфирлар студиясе чыгарылышы булачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте төркемендә 10 июль (18:30 сәгатьтә) алып барылачак.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Сәләт Биләр Форум 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев