Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Россия югары уку йортларына бюджетка гаризалар кабул итү 25 июльдә тәмамлана

Абитуриентлар документларны кабул итү комиссияләренә чират тормыйча гына тапшыра ала, кәгазь гариза кирәкми.

РФ Фән һәм югары белем министрлыгы хәбәр итүенчә, бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына документлар кабул итү 25 июльдә тәмамлана.

Кабул итү кампаниясенең төп даталары:

27 июль — югары уку йортлары сайтларында һәм Дәүләт хезмәтләре порталында абитуриентларның конкурс исемлекләре басылып чыга.

1 август — ташлама буенча, олимпиадада җиңүчеләр һәм максатчан юнәлеш белән укырга керүчеләр өчен гариза бирү тәмамлана (боерыклар 3 августта чыга).

5 август — төп конкурс буенча оригинал документларны/ризалыкны тапшыруның соңгы көне (зачисление боерыклары 7 августта чыга).

20 август — магистратурага бюджетка документлар кабул итүнең соңгы чиге (төгәл датаны һәр ВУЗ үзе билгели).

20 сентябрь — коммерция (түләүле) нигезендә уку өчен документлар кабул итүнең соңгы көне.

Абитуриентлар документларны кабул итү комиссияләренә чират тормыйча гына тапшыра ала, кәгазь гариза кирәкми. Сервис Дәүләт хезмәтләре порталында бар һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. Бары тик расланган хисап язмасы гына кирәк.

Документларны онлайн рәвештә Россиянең 1000 югары уку йортына тапшырырга мөмкин. Портал белем, ташламалар һәм казанышлар турындагы документларны автомат рәвештә йөкли. Абитуриентка бары тик уку юнәлешен һәм формасын гына сайларга кирәк — булачак студент биш югары уку йортына гариза тапшырырга (әмма һәркайсында биш юнәлештән дә артык түгел) хокуклы.

Конкурс исемлекләрендә үз урыныңны реаль вакытта күзәтеп барырга мөмкин. Кабул итү турында хәбәр шулай ук портал аша киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев