Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Надежда Петрова Алабугада «Пир в мир» гастрофестивалендә кунак булды

Якшәмбе кичендә шәһәр пляжы кабат алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен тарту үзәгенә әверелде.

Монда шәһәр халкы яратып өлгергән «Пир в мир» гастрономия фестивале узды.

Аның төп идеясе үзгәрешсез кала: катнашучыларны яңа ризык белән таныштыру һәм җылы аралашу атмосферасы булдыру. Бу юлы бәйрәмнең махсус кунагы — Олимпия уеннарының бронза призёры, дөньяның экс-өченче ракеткасы, Зур теннис мәктәбе җитәкчесе Надежда Петрова булды.

Очрашуны шоумен Григорий Галкин алып барды. Танылган спортчы кунаклар һәм профессиональ пешекче Ирина белән бергә гадәти булмаган чебуреклар әзерләде. Бу юлы күнегелгән итле эчлекне адыгей сыры, помидор, базилик һәм татлы борыч белән алыштырдылар. Повар катнашучыларга пешерүнең берничә серен ачты.

Чебуреклар кызарып пешкән арада, Надежда Петрова алып баручының сорауларына җавап бирде. Спортчы, туклану режимын катгый сакласа да, кайвакыт үзенә яраткан сый-нигъмәтләре белән сыйланырга рөхсәт итә.

— Әлбәттә, мин дөрес тукланырга тырышам. Ләкин чебурекларны бик яратам һәм кайвакыт үземә майда кыздырылган, сусыл чебурек ашарга рөхсәт итәм. Гомумән, мин ит яратам: яхшы ит кисәге һәм салат — һәм мин бәхетле кеше, — дип елмайды ул.

Ул үзенең балачагын да искә алды.

— Әнием минем бик тәмле пироглар пешерә иде. Мин аңа гел булыштым, кайвакыт үзем дә печеньелар пешерә идем. Дөрес, пешергәнгә караганда ашарга күбрәк яратам. Хәзер рацион бөтенләй башка — аксым, яшелчәләр, җиләк-җимеш. Камыр ашларын чикләргә тырышабыз, — дип сөйләде Надежда Петрова.

Фестиваль кунагы үзенең спорт тарихы белән дә уртаклашты. Ул җиңел атлетлар гаиләсендә үсә, кечкенәдән әти-әнисе белән ярышларга һәм тренировкаларга йөри, тормышын нәкъ менә җиңел атлетика белән бәйләячәгенә ышана. Ләкин җиде яшендә әти-әнисе аны тенниска китерә, һәм бу спорт төре соңыннан аның тормыш үзәгенә әверелә.

Бүгенге көндә Надежда Петрова Алабугада инде берничә ел эшләп килүче үзенең Зур теннис мәктәбен үстерә.

— Планарыбыз зурдан. Тәрбияләнүчеләребезнең чын профессионаллар булып үсүен, Россияне лаеклы рәвештә тәкъдим итүләрен һәм киләчәктә халыкара мәйданда уңышлы чыгыш ясауларын телибез, — дип билгеләп үтте ул.

Надежда Петрова әзерләгән гадәти булмаган чебурекларны беренче булып аның тәрбияләнүчеләре — җәйге тренировка сборына Алабугага килгән яшь теннисчы кызлар ашап карады. Тренировкалардан һәм шәһәр пляжында су кергәннән соң, кызлар үз остазларының кулинария дебютын зур теләк белән бәяләделәр.

Очрашу ахырында спортчы Алабугага ел саен зур куаныч белән кайтуы турында сөйләде.

— Алабуга — искиткеч матур, спорт шәһәре. Без монда ел саен илнең төрле төбәкләреннән килгән балалар белән киләбез, искиткеч кортларда тренировкалар ясыйбыз, йөрибез, пляжда ял итәбез. Балалар инде Алабуга музейлары һәм аның тарихы белән танышырга өлгерделәр. Шәһәрнең үсүе, тагын да матуррак һәм уңайлырак булуы күренеп тора. Аны саклагыз, — диде Надежда Петрова.

«Пир в мир» фестивале яхшы аш-суның кызыклы очрашулар өчен дә сәбәп булуын тагын бер тапкыр исбатлады. Пляжда хуш исле чебуреклар кыздырылган арада, тамашачылар танылган спортчы белән аралаша алды, рецептлар белән уртаклашты һәм җылы җәйге кичтән ләззәтләнде. Нәкъ менә шундый җанлы атмосфера өчен алабугалылар бу гастрономик бәйрәмне яраталар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев