Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Мурзихада үткән Кыяр бәйрәменә төрле төбәкләрдән кунаклар җыелды

Мурзиха авылында икенче тапкыр үзенчәлекле Кыяр бәйрәме узды, ул инде районыбызның игелекле җәйге традицияләренең берсенә әверелеп бара.

Нәкъ шушы көннәрдә авыл халкы бай уңыш җыя, шуңа күрә иң яраткан һәм популяр яшелчәләрнең берсен олылау өчен моннан да яхшырак вакыт юк.

Бәйрәм халык иҗатын яратучыларны, бакчачыларны һәм үз хезмәте белән уңыш үстерүчеләрне берләштерде. 

Бәйрәм кунакларын район башлыгы урынбасары Александр Косов һәм Мурзиха авыл җирлеге башлыгы Равиль Гаделшин сәламләде. Мактаулы кунаклар арасында район башлыгы Рөстәм Нуриев, Теннис мәктәбе җитәкчесе, Лондон олимпиадасының бронза призёры, дөньяның экс-өченче ракеткасы Надежда Петрова да бар иде.

«Кыяр бәйрәме икенче ел үткәрелә, һәм аның нинди дәрәҗәдә оештырылуына игътибар итегез! Безнең өстәлдә һәрвакыт нәрсә бар? Бәрәңге һәм, әлбәттә, кыяр. Нәкъ менә шушы продуктка бүген без хөрмәт күрсәтәбез. Май аеннан бирле дәвам итүче авыл бәйрәмнәре сериясе район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән үткәрелә. Ике елдан артык инде ул аларны үткәрүгә грантлар бүлеп бирә», — дип билгеләп үтте Александр Косов һәм кунакларга бәйрәм сыеннан һичшиксез авыз итәргә киңәш итте. Ә авыз итәрлек әйберләр чыннан да бар иде — монда кыярны төрле ризыкларда, хәтта варенье рәвешендә дә тәкъдим иттеләр.

«Безнең авылда бу искиткеч бәйрәм инде икенче ел үткәрелә. Ул район башлыгы ярдәме белән оештырыла, аңа моның өчен зур рәхмәт. Барыгызны да котлыйм һәм бәхет, сәламәтлек, иминлек телим!» — дип мөрәҗәгать итте бәйрәмдә катнашучыларга Равиль Гаделшин.

Гадәттәгечә, беренче мичкә кыярны сәхнәдә тозладылар. Быел бу җаваплы һәм мактаулы эшне Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Александр Ашанин, Надежда Петрова, Александр Косов һәм Равиль Гаделшин үтәде.

«Һәр гаиләдә кыяр һәм башка яшелчәләрне тозлау традициясе бар. Ә кышын тозлы кыяр белән кыздырылыган бәрәңгедән тәмлерәк бернәрсә юктыр, мөгаен. Бу — безнең каныбызда. Әйдәгез, бу бәйрәмдә иң тәмле кыярларны бергәләп тозлыйк», — диде Надежда Петрова.

Тамашачыларның алкышлары астында агач мичкәгә яңа өзелгән кыярлар, укроп һәм керән яфраклары салдылар, тоз өстәделәр һәм чишмә суы салдылар.

Районның иҗат коллективлары һәм шәһәр артистлары көн дәвамында бәйрәм кәефе бүләк итте, ә кунаклар зур теләк белән түгәрәк уеннары уйнадылар, биеделәр һәм яраткан җырларына кушылып җырладылар.

Килүчеләр өчен дистәләрчә тематик мәйданчыклар эшләде. Кыяр кафесында кыяр кушып пешерелгән пирожкилар, кыяр вареньесы белән чәй, тозлы һәм аз тозланган кыярлар, хәтта кыяр тозлыгы кушып пешерелгән уха ашап карарга мөмкин иде. Актив ялны яратучылар өчен бүрәнә кисү, гер күтәрү буенча ярышлар, кыяр ашау конкурсы, мастер-класслар, уен мәйданчыклары һәм фотозоналар оештырылды. Кыяр призына үткәрелгән мотоблок ярышлары тамашачыларда аеруча зур кызыксыну уятты.

«Үлән чәйләре» мастер-классы янында халык аеруча күп иде.

«Барлык үләннәр безнең районда үстерелгән. Туган ягыбыз витаминнарга һәм файдалы үсемлекләргә бай. Кышка мәтрүшкә, карлыган, бөтнек, балан әзерлибез. Барыгызны да шифалы чәйләрдән авыз итәргә чакырабыз», — дип сөйләде «Колос» клубы директоры Венера Вәлиева.

Монда ук кунакларны тозлы кыяр һәм кайнар бәрәңге белән сыйладылар.

«Без кыярларны тозладык, бәрәңге пешердек һәм һәркемне сыйлыйбыз. Бүген бәйрәм! Бездә кыяр вареньесы да, яңа өзгән кыяр да бар. Мунча себеркеләре бәйлибез, теләге булганнарга эш тәртибен күрсәтәбез. Бик яхшы бәйрәм, икенче ел рәттән уза, без бик шат», — дип уртаклашты шушы авылда яшәүче ханым.

Бәйрәмдә Ижевск шәһәреннән килгән дуслар компаниясе дә бар иде. Бәйрәмгә алар алдан ук әзерләнгәннәр, гаҗәп, ләкин өсләренә кигән футболкаларында помидор төшерелгән иде.

«Бәйрәм турында безгә Татарстаннан дустыбыз Наил сөйләде, һәм без килергә булдык. Бераз шаяртасы килде: кыярның төп антагонисты кем? Әлбәттә, помидор! Менә «помидор» бригадасы белән килдек. Тамчы да кызганмадык — монда бик күңелле, рәхәт һәм кызык», — дип сөйләде Константин Герасимов.

Икенче тапкыр үткәрелгән кыяр бәйрәме аның чын кунакчыллык, халык традицияләре, иҗат һәм авыл халкының хезмәтенә хөрмәт бәйрәме булуын тагын бер кат исбатлады. Ул елдан-ел күбрәк кунаклар җыя һәм районның иң матур визит карточкаларының берсенә әверелеп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев