Мобиль поликлиникаларда Татарстан районнарында яшәүче 22 меңнән артык кешене тикшергәннәр
Профилактика һәм диспансерлаштыру чаралары «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.
Татарстанның 27 районында 22 меңнән артык кеше мобиль поликлиникалар аша медицин тикшерүе үтте. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев үзенең социаль челтәрләрендә белдерде.
Министр хәбәр иткәнчә, диагностика нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Тикшерелгән кешеләрнең 13 процентында авырулар беренче тапкыр ачыкланган;
Һәр өченче кеше өстәмә тикшерүгә җибәрелгән;
3,5% пациент хастаханәгә озатылган.
Хәзерге вакытта республиканың ерак авыл-районнарында биш күчмә медицина комплексы эшен дәвам итә. Профилактика һәм диспансерлаштыру чаралары «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев