Казанда кулланучылар кооперациясе һәм «Агроидел» форумы ачылды
Форум Россия кулланучылар кооперациясенең — 195, Татарстан кулланучылар кооперациясенең 110 еллыгына багышланган.
Шушы көннәрдә Татарстанда «Агроидел-2026» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе һәм «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы үз эшен башлап җибәрде. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә форумны тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җыелган кунакларны, форум катнашучыларын сәламләде. Ул шулай ук "Агроидел«дә Россиянең башка төбәкләре һәм чит ил компанияләре, ә форумда Россия һәм чит ил кулланучылар кооперациясе оешмалары катнашуын билгеләп үтте.
Форум Россия кулланучылар кооперациясенең — 195, Татарстан кулланучылар кооперациясенең 110 еллыгына багышланган. Моның турында РФ Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге рәисе Дмитрий Зубов хәбәр итте.
Форум кунакларының берсе РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин булды, ул бирегә бик теләп килүен ассызыклады. «Агроидел» илнең авыл хуҗалыгы производствосын популярлаштыруга һәм үстерүгә, яңа технологияләр белән таныштыруга бәйле төп күргәзмә чараларының берсе булып тора", — диде ул.
Форум һәм күргәзме 8-10 июль көннәрендә узачак. Авыл хуҗалыгы министры урынбасары шулай ук чараларны бик яхшы оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Тантанада шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов кунак булдылар.
Соңыннан 2026-2030 елларга Татарстан, Россия Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге һәм Татарстан кулланучылар берлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев