Иске Куклюк авылында «Пеледыш пайрем» бәйрәме узачак
Кунаклар өчен концерт, интерактив мәйданчыклар, халык ярышлары, уеннар һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмә-сатуы әзерләнә.
Алабуга районының Иске Куклюк авылында «Пеледыш пайрем» (Чәчәк бәйрәме) узачак. Чара 27 июньдә Иске Куклюк мәктәбе территориясендә булачак. Бәйрәм 10:00 дә башлана дип планлаштырыла.
Бәйрәм программасында — иҗат коллективлары чыгышлары, интерактив мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе (сату), традицион халык ярышлары, шулай ук уеннар һәм конкурслар.
Бәйрәмне Иске Куклюк авыл җирлеге башкарма комитеты һәм Алабуга муниципаль районының үзәкләштерелгән клуб системасы оештыра.
Район халкы һәм кунакларын бәйрәмгә чакыралар.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев