Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Июльнең соңгы ункөнлегендә Татарстанда һаваның уртача температурасы нормадан дүрт градуска эссерәк булачак.
21 июльдән 30 июльгә кадәр республика өчен климат нормасы +20,3 градус тәшкил итә. Шулай итеп, әлеге чорда уртача температура +24,3 градуска кадәр күтәреләчәк.
Үткән ункөнлектә төбәктә салкынча һава торышы күзәтелде. Шуңа күрә синоптиклар җәйнең икенче ае тулаем алганда гадәттәгедән ярты градуска гына җылырак булыр дип фаразлады.
Нет комментариев