Ярты ел эчендә Татарстанда 57 бала югалган
Югалган балаларның 34е кыз бала һәм 23е малай.
2026 ел башыннан бирле Татарстанда 57 баланы эзләү турында гариза кабул ителгән. Бу турыда «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының хәбәрсез югалган затларны эзләү эшчәнлеге. Балигъ булмаганнарны эзләү үзенчәлекләре. ТР буенча ЭЭБМ янындагы Иҗтимагый советның волонтёрлык хәрәкәтләре («Лиза Алерт») белән үзара хезмәттәшлекне оештыруда ярдәме» темасына багышланган матбугат конференциясендә ТР буенча ЭЭМ балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениеләр эшчәнлеген оештыру бүлеге начальнигы — идарә башлыгы урынбасары Евгения Боброва хәбәр итте.
Җитәкче сүзләренчә, югалган балаларның 34е кыз бала һәм 23е малай. 42 бала өйдән чыгып киткән. Тагын 15 бала социаль һәм дәүләт учреждениеләреннән — приютлар, хастаханәләр, мәктәпләр һәм башка урыннардан киткән. Моннан тыш, 8 бала ике һәм аннан да күбрәк тапкыр эзләүгә бирелгән.
— Нигездә балаларны эзләү 1–2 көн дәвам итә, еш кына балалар өйләренә үзләре кире кайта, — дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев