Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Гастрономия фестивале Алабугада бургер яратучыларны җыйды

Кафе директоры, шеф-повар Оксана Данилова һәм аның командасы әзерләгән бургерлар фестивальнең фирмалы ризыгына әверелде.

Алабугада чираттагы гастрономия фестивале узды. Бу юлы бәйрәмнең төп ризыгы итеп кафе директоры, шеф-повар Оксана Данилова һәм аның командасы әзерләгән бургерлар сайланды.

Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Светлана Карлина бәйрәмнең махсус кунагы булды. Кунак сүзләренчә, аның бу ризыкны беркайчан да пешергәне булмаган, ә менә кызы өйдә кайчакта үз рецепты буенча бургерлар ясый икән.

«Победа за нами!» гуманитар остаханәсе волонтёрлары Ксения Сираева җитәкчелегендә тактик беләзекләр үрү буенча мастер-класс үткәрделәр, шулай ук фестиваль кунакларын үзләре пешергән камыр ризыклары белән сыйладылар. 

Шунда ук кечкенә генә күргәзмә дә урнаштырылган иде, анда янып күмергә әйләнгән коптер аерым игътибарны җәлеп итте. Бу — Россия хәрбиләре заданиеләр үтәгәндә аларга позицияләргә ризык ташыган аппаратларның берсе.

Музыкаль программаны Яр Чаллыдан «Атаманъ» кавер-группасы һәм алып баручы Максим Новиков тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев