Шәһәр территориясендә хокук бозуларны автомат рәвештә фотога һәм видеога төшерүче «Дозор-М3» системасы эшчәнлеген дәвам итә.
Узган атнада комплекс төзекләндерү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 87 очрагын теркәгән. Аларның 48е тиешле чаралар күрү өчен ЮХИДИгә җибәрелгән, тагын 39 материал муниципаль контроль бүлегендә каралуда тора.
Бу елның 1 июленнән 15 июленә кадәр булган чорда ачыкланган хокук бозулар буенча барлыгы 97 500 сумлык штраф язылган. Җәза чаралары 65 кагыйдә бозучыга карата кулланылган.
Нет комментариев