Алабуганың МХО ветераннары республика турнирында призер булды
Алабугадан махсус хәрби операция ветераннары Татарстан Рәисе спорт Кубогының өченче этабында ике медаль яулады.
17 июль көнне Әлмәтнең «Мирас» спорт комплексында республиканың 29 районыннан 100дән артык махсус хәрби операция ветераны йөзү һәм пычак ыргыту буенча ярыштылар. Быел «пычак ыргыту» дисциплинасы ярышлар программасына беренче тапкыр кертелде. Катнашучылар 3 һәм 5 метрлы дистанцияләрдән төз ату күнекмәсен күрсәтте.
Турнирда Алабуга районыннан 9 ветеран чыгыш ясады: Анатолий Томилин, Андрей Че, Андрей Пермяков, Равил Гобәйдуллин, Равил Йосыпов, Альберт Мостаев, Алексей Иванов, Андрей Трошин һәм Александр Николаев. Ярышлар йомгаклары буенча «терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар» категориясендә Альберт Мостаев җиңүче булды, ә Андрей Трошин өченче урынны алды.
— Турнир һәр ветеранны кайгыртып, зур җаваплылык белән әзерләнгән, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Андрей Трошин. — Килүгә үк безгә истәлекле бүләкләр тапшырдылар, барысын да аңлаттылар һәм күрсәттеләр. Әзерләнергә вакыт аз иде, ләкин без күнегүләр ясарга өлгердек. Мондый турнирлар фронттан, госпитальләрдән һәм хезмәт тәмамланганнан соң кайтучы ветераннарны социализацияләү һәм берләштерү өчен бик мөһим. Ярышлар тыныч тормышта үзеңнең кирәклегеңне тоярга, үзеңә бикләнмәскә һәм аралашу даирәсен киңәйтергә ярдәм итә. Нәкъ менә монда күптән күрешмәгән полкташлар яки танышлар белән көтелмәгән, ләкин бик күңелле очрашулар була. Спорт уңышларын арттыру өчен әзерлек базасын үстерергә кирәклеген дә билгеләп үтәм. Үземнең ярыш тәҗрибәм шактый зур: «АлАЗ» да эшләгәндә Казанга, Болгарга, Ижауга бара идек. Соңрак миңа балаларым да кушылды.
Ярышларны «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы, ТР Спорт министрлыгы һәм Әлмәт районы оештырды. Катнашучылар командасы Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевка МХО ветераннарына һәм аларның гаиләләренә булган игътибары һәм ярдәме өчен, шулай ук АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзонга һәм АМР башкарма комитетының спортны үстерү секторы мөдире Илнар Галимовка рәхмәт белдерә. Моннан тыш, ярышларга әзерләнүдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга Суворов хәрби училищесы коллективы да ярдәм иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев