Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадан МХО ветераннары Татарстан Рәисенең Спорт Кубогында ике медаль яулады

Алабуга районы вәкилләре Татарстан Республиксы Рәисенең Спорт Кубогының өченче этабында уңышлы чыгыш ясады.

17 июльдә Әлмәтнең «Мирас» спорт комплексында Татарстан Республикасы Рәисенең Спорт Кубогының өченче этабы узды. Республиканың 29 муниципаль районыннан 100дән артык махсус хәрби операция ветераны йөзү һәм спорт ысулы белән пычак ыргыту буенча көч алышты.

Быел «спорт ысулы белән пычак ыргыту» («спортивное метание ножа») дисциплинасы беренче тапкыр ярышлар программасына кертелде. Катнашучылар 3 һәм 5 метр арадан ыргыту осталыгын күрсәттеләр.

Турнирда Алабуга районын тугыз МХО ветераны тәкъдим итте: Анатолий Томилин, Андрей Че, Андрей Пермяков, Равил Гобәйдуллин, Равил Юсупов, Альберт Мустаев, Алексей Иванов, Андрей Трошин һәм Александр Николаев.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, «Терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр» категориясендә Альберт Мустаев җиңүче булды, ә Андрей Трошин өченче урынны яулады.

Ярышларны «Ватан сакчылары» («Защитники Отечества») фондының Татарстан филиалы, ТР Спорт министрлыгы һәм Әлмәт районы оештырды. Катнашучылар командасы Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевка МХО ветераннарына һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәме һәм игътибары өчен, шулай ук Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзонга һәм башкарма комитетның спортны үстерү секторы мөдире Ильнар Галимовка рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев