Алабугада «ВДОХновение» автор җыры фестивале узачак
«ВДОХновение» дип аталган автор җыры һәм поэзия фестивале 1 августта Алабуга ипподромында булачак. Быел ул 25 нче мәртәбә үткәрелә.
Чара традицион рәвештә Бөтенроссия Спас ярминкәсе кысаларында оештырыла.
Быел оештыручылар сайлап алу турыннан баш тартырга булган. Юбилей фестивален күп еллар дәвамында проектны яклаган һәм фестиваль хәрәкәтен үстергән авторларга, башкаручыларга һәм катнашучыларга багышлыйлар.
Программа 16:30 сәгатьтә башлана. Тамашачылар алдында Казаннан, Яр Чаллыдан, Алабугадан һәм Менделеевскидан килгән автор-башкаручылар һәм шагыйрьләр чыгыш ясый.
Фестивальнең махсус кунаклары — Санкт-Петербургтан Илья Оленев һәм Казаннан Валерий Боков.
Фестиваль Алабуга ипподромында Пролетар урамы, 1е адресы буенча үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев