Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ташлап калдырылган хуҗасыз машиналарны эвакуацияли башлаячаклар

Бу атнада Алабуга шәһәр Советының 10 нчы сессиясе узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе — шәһәр территориясен төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү.

Муниципаль контроль бүлеге җитәкчесе Жанна Сармакова әлеге мәсьәлә буенча ясаган докладында кагыйдәләргә «ташлап калдырылган транспорт чарасы» дигән төшенчә кертелүен хәбәр итте. Мондый автомобильләргә озак вакыт кулланылмауның ачык билгеләре: тәгәрмәчләренең һавасы чыгып беткән, тәрәзәләре ватылган, ишекләре ачык калган, өлешчә сүтелгән, шулай ук махсус техниканың хәрәкәтенә, территорияне җыештыруга комачаулый торган яисә төзекләндерү таләпләрен бозып куелган машиналар кертеләчәк.

Шәһәр Советы депутаты Илшат Шәймуратов бу проблеманың бүгенге көндә бик актуаль булуын билгеләп үтте һәм мондый автомобильләрне эвакуацияләүнең төгәл алгоритмын эшләргә кирәклеген ассызыклады.

Жанна Сармакова ачыклык керткәнчә, хәзерге вакытта аерым норматив-хокукый акт эшләнә. Ул ташлап калдырылган автомобильне теркәүдән башлап, аны эвакуацияләү, саклау һәм аннары хуҗасына кайтару яисә, әгәр билгеләнгән вакытта хуҗасы табылмаса, суд аша муниципаль милеккә тапшыру тәртибен җентекләп билгеләячәк.

Муниципаль контроль бүлеге җитәкчесе сүзләренчә, бүгенге көндә, әгәр алар юл билгеләре таләпләрен бозмасалар, муниципалитетның хуҗасыз автомобильләрне эвакуацияләү өчен законлы нигезләре юк.

Шул ук вакытта мондый машиналар еш кына җитди проблемалар тудыра: кышкы чорда кар чистарту һәм махсус техника эшенә комачаулый, балалар өчен куркыныч чыганагына әверелә, халык та зарлана.

Шунысы мөһим: башкарма комитетта эвакуацияләү турындагы карар автомобиль хуҗасын ачыклаганнан һәм аңа мәҗбүри рәвештә белдерү җибәргәннән соң гамәлгә ашырылачак дип ышандыралар. Һәр очрак аерым һәм индивидуаль рәвештә каралачак.

Яңа тәртипне кабул итү ташлап калдырылган автомобильләр проблемасын хәл итүне сизелерлек тизләтергә һәм шәһәр ишегалларын яшәүчеләр өчен куркынычсызрак һәм уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев