Алабугада «Лето вместе» проектының биш еллыгын зур open-air белән билгеләп үтәчәкләр
24 июльдә Шишкин буаларында «Лето вместе» проектының биш еллыгына багышланган «Дай пять!» музыкаль open-air узачак.
Кунаклар өчен ачык һавада берничә диджей-сет әзерләнгән.
Бәйрәм программасы 19:00 сәгатьтә Чәй йорты янында башлана. Беренче булып DJ ALEXEY чыгыш ясаячак. Аның сетында deep, techno һәм tech house стильләрендәге композицияләр яңгыраячак.
20:00 сәгатьтә пульт артына ИСЛАЙ исеме белән чыгыш ясаучы актёр, режиссёр һәм PARTY TOORA проектына нигез салучы Илья Ислаев басачак. Артистның программасында электрон музыка һәм этник мотивлар берләшәчәк.
Кичне MARRY ME һәм YELMAY тәмамлый. Аларның чыгышы 21:00 сәгатьтә башлана. Музыкантлар электрон яңгырашны, тере вокалны һәм этник барабаннарны бергә кушачак. Программада organic house, afro house, tech house, indie dance һәм melodic techno музыка стильләре каралган.
«Дай пять!» open-air чарасы 24 июльдә 19:00 сәгатьтә Шишкин буаларындагы Чәй йорты янында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев