Алабугада кыз баланы эт тешләгән: хуҗалары күп, җаваплылары юк
13 июльдә Алабугада Матросов урамындагы музыка мәктәбе янында бер кызга эт һөҗүм итә.
Әлеге факт буенча Алабуга шәһәр прокуратурасы тикшерү оештырды. Вакыйга урынына прокуратура, «Ангел бережет» хайваннарны аулау хезмәте, район дәүләт ветеринария берләшмәсе вәкилләре һәм участковый килде.
Рейд вакытында шунысы ачыкланды: якында гына подъездда җирән төстә ике хуҗасыз эт яши, аларны берьюлы берничә кеше карап тора. Шунда яшәүче хатын-кыз сүзләренчә, бу этләр монда инде сигез ел яши, һәм беркем дә аларны куркыныч дип санамый. Ләкин хатын-кыз фикеренчә агрессор булган башка кара эт тә бар. Әмма тикшерү вакытында зыян күргән кыз үзен нәкъ менә җирән төсле этнең тешләвен әйтә.
Ачыкланганча, кара этнең хуҗасы бар. Белгечләр, этнең муенчагында булган номер буенча, ир-ат белән телефон аша элемтәгә керде. Сөйләшү нәтиҗәсендә ир-ат һәм аның хатыны этне үзләренә алырга һәм аны бүтән караусыз калдырмаска вәгъдә итә.
Ике җирән этнең язмышы башка. Этләрне аулау хезмәте җитәкчесе Эльвира Кутуева хәбәр иткәнчә, этләрне шул ук көнне приютка урнаштырганнар. Аның сүзләренчә, моңа кадәр йортта яшәүчеләр каршы булганлыктан, моны эшләп булмаган.
— Бу этләрне мин 2020 елдан бирле беләм. Ул вакытта аларны стерильләштереп, прививкалар ясап, элекке яшәү урынына кайтардылар. Этләрне карау кыенлашканлыктан, бүген халык инде аларны приютка урнаштыруга каршы түгел, — дип аңлатты Эльвира Кутуева.
Алабуга районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш ветеринария табибы Наил Кәлимуллин аңлатканча, закон нигезендә йорт хайваннарын асраучылар аларга ел саен котыру авыруына каршы вакцина ясатырга һәм чип куйдыртырга тиеш.
— Без чипны укый торган аппарат белән килдек. Әмма тикшерү вакытында этләрнең чипланмаган һәм теркәлмәгән булуы ачыкланды, — дип сөйләде Наил Кәлимуллин.
Ләкин чип булмау хайванның хуҗасы юк дигәнне аңлатмый: тикшерү вакытында җирән этләрне озак вакыт дәвамында карап торган һәм аларны үзләренеке дип белдергән кешеләр янәшә булганнар. Хәзер аңлатмалар бирү өчен бу гражданнарга прокуратурага килергә кирәклеге турында хәбәр бирелгән.
Этләрне аулау хезмәтендә тәртипне аңлаттылар: хуҗасы ачыкланган очракта, видеофиксацияле материаллар хуҗаларны административ җаваплылыкка тарту өчен шәһәр башкарма комитетына һәм дәүләт ветеринария хезмәтенә тапшырыла.
Баланы эт тешләү факты буенча тикшерү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев