Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ике яңа теннис корты ачылды

Бу заманча мәйданчыклар яшь спортчылар өчен күнегүләр үткәрү һәм яңа җиңүләр урынына әвереләчәк.

19 июль Алабуганың спорт тормышында мөһим көн булды — «Единая Россия» спорт комплексында ике яңа теннис кортын рәсми рәвештә ачтылар. Бу заманча мәйданчыклар яшь спортчылар өчен күнегүләр үткәрү һәм яңа җиңүләр өчен төп урынга әвереләчәк.

Искәртик: 2024 елда шәһәрдә Надежда Петрова җитәкчелегендәге зур теннис мәктәбе филиалы үз эшен башлап җибәргән иде. Оешу чорында өч ябык һәм ике ачык корт төзелде, тәҗрибәле тренерлар чакырылды. «Единая Россия» спорт комплексындагы яңа кортлар гамәлдәге базаны табигый рәвештә тулыландырачак һәм мәктәпкә үсеш өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк.

Тантана Җәйге беренчелеккә нәтиҗә ясау белән бергә үтте. 13 июльдән 17 июльгә кадәр биредә 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында Беренчелек узды, анда 39 теннисчы катнашты. Ә 18–19 июльдә 9–10 яшьлек категория өчен ял көне турниры үткәрелде. Чараның мактаулы кунаклары турнирда җиңүчеләргә һәм призёрларга бүләкләрне шәхсән үзләре тапшырды.

Тантанада Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Санкт-Петербург халыкара товар-җитештерү чимал биржасы президенты, Россия регби федерациясе президенты, ЦСКА регби клубының попечительләр советы рәисе Игорь Артемьев, шулай ук теннис мәктәбе җитәкчесе, 2012 елда Лондондагы Олимпия уеннарының бронза призёры, дөньяның экс-өченче ракеткасы Надежда Петрова катнашты. Атаклы хоккейчы, өч тапкыр дөнья чемпионы һәм биш тапкыр Гагарин кубогы иясе Данис Зарипов бәйрәмнең махсус кунагы булды.

Рөстәм Нуриев Алабугада хәзер, яңаларын да исәпкә алып, җиде корт эшләвен, һәм аларның һәвәскәрләр өчен дә, профессионаллар өчен дә чын тарту үзәгенә әверелүен билгеләп үтте. Район башлыгы заманча мәйданчыкларның барлыкка килүе спортчыларны әзерләүнең югары дәрәҗәсен сакларга, балалар һәм өлкәннәр арасында теннисны популярлаштырырга мөмкинлек бирүен ассызыклады. Ул өстәп үткәнчә, хәзер шәһәр зур Россия турнирларын кабул итә алачак, чөнки моның өчен кимендә дүрт ябык корт кирәк, ә Алабугада алар хәзер барлыгы бишәү. Рөстәм Нуриев Надежда Петровага ярдәме һәм мәктәпкә биргән исеме өчен, шулай ук Алексей Песошинга, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, ата-аналарга һәм тренерлар штабына төбәктә теннисны үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Алексей Песошин үз чыгышында Татарстанның илнең иң спорт яратучы төбәкләренең берсе булып саналуын искә төшерде. Ул республикада бүгенге көндә өч ярым меңнән артык кешенең зур теннис белән шөгыльләнүен һәм Алабугада яңа кортлар ачылуның югары дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү өчен яхшы база булачагын хәбәр итте. Премьер-министр район җитәкчелегенә бу спорт төркемен үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Җәйге беренчелектә катнашучыларның берсе Самира Шамарданова турнирдан һәм яңа кортлардан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Ул оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм яшьтәшләрен актив рәвештә теннис белән шөгыльләнергә чакырды.

Тантанадан соң мактаулы кунаклар үзләре яңа кортларны уенда сынып карадылар, ә Алексей Песошин әлеге спорт комплексында урнашкан бассейнны да карап чыкты — аңа бу объектның эше турында сөйләделәр.

Инде 21 июльдән 1 августка кадәр Алабугада Надежда Петрова мәктәбенең икенче җәйге сборлары башланып китәчәк, алар шәһәрдәге теннис вакыйгаларының дәвамы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев