Алабугада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен ничек билгеләп үтәчәкләр
8нче июль көнне Алабугада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм программалары узачак. Алабугалыларны Спас соборы янындагы скверга һәм «Иллюзион» кинотеатрына чакыралар.
8нче июль көнне Алабугада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм программалары узачак. Алабугалыларны Спас соборы янындагы скверга һәм «Иллюзион» кинотеатрына чакыралар.
Алабугада 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган берничә чара әзерләнгән.
Спас соборы янындагы Яр буе урамы, 14 адресы буенча урнашкан скверда бәйрәм программасы 16 сәгать 30 минутта гаилә өчен гыйбадәт кылудан башланачак.
17:00 дә шул ук урында «Гаилә — Россиянең җаны» концерт программасы узачак. Чара Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән булдырылган «Күрше» проекты кысаларында узачак.
Программада — Татарстан Республикасының әйдәп баручы опера җырчысы Надежда Игнатьева чыгышы, мастер-класслар, балалар өчен уеннар, конкурслар, гаиләләрне бүләкләү һәм шәһәрнең иҗат коллективлары номерлары.
Тагын бер бәйрәм программасы шул ук көнне «Иллюзион» кинотеатрында узачак. Сәгать 17:00 «Ромашковое поле» дип исемләнгән чарасы узачак.
Кунакларны мастер-класслар, туй юбилярларын хөрмәтләү һәм «Дед Фомич» фильмын күрсәтү көтә.
Чаралар өчен яшь буенча чикләү — 0+.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев