Алабугада элмә такталарны законга туры китерәчәкләр
Яңа таләпләр буенча, элмә такталардагы мәгълүмат рус телендә язылырга тиеш.
Архитектура бүлеге башлыгы Юлия Старогородцева хәбәр иткәнчә, 2025 елның 1 мартыннан рус телен саклауга юнәлдерелгән № 168-ФЗ номерлы Федераль законның нигезләмәләре үз көченә керде.
Документ «Кулланучыларның хокукларын саклау турында»гы һәм «Реклама турында»гы законнарга үзгәрешләр кертте. Яңа таләпләр буенча, элмә такталардагы мәгълүмат рус телендә язылырга тиеш. Чит ил сүзләрен куллану теркәлгән товар билгесе булган очракларда гына рөхсәт ителә.
Шәһәр урамнарын тикшерү барышында белгечләр урнаштырылган элмә такталарны карадылар һәм яңа таләпләргә туры килмәгән объектларны ачыкладылар. Шул ук вакытта, моңа кадәр урнаштыруга рөхсәт алынган элмә такталар гамәлдә булу срогы тәмамланганчы калачак.
Аннан соң милекчеләргә аларны законнарга туры китереп үзгәртергә туры киләчәк.
Рөхсәт итүче документлары булмаган элмә такталарга карата чаралар күреләчәк. Аларның хуҗаларына аларны сүтү турында күрсәтмә җибәреләчәк.
Билгеләп үтелгәнчә, эре федераль челтәрләр үз объектларының бизәлешен закон таләпләренә туры китерделәр инде. Мәсәлән, «Магнит» челтәре кибетләре элмә такталарын рус телендәгесенә алыштырды. Шуны искәртик, әлеге таләпләр теркәлгән товар билгеләренә кагылмый, шуңа күрә Ozon һәм Wildberries кебек компанияләрнең элмә такталары үзләренең фирмалы язылышын саклап кала ала.
Тикшерүләр Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектында, Таҗи Гыйззәт, Хирург Нечаев, Төзүчеләр һәм Чапаев урамнарында үткәрелде инде. Кайбер объектлардагы элмә такталарның тиешле рөхсәтләре булмавы ачыкланды. Аларның хуҗаларына карата гамәлдәге законнар буенча чаралар күреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев