Алабугада булачак педагогларны укытуга 15 грант бирелде
Укырга кергәндә мәгариф бүлеге, колледж һәм абитуриентның әти-әнисе арасында өч яклы килешү төзелә.
Алабуга районы хакимияте КФУның Алабуга институты көллиятендә белем алучы 15 студентның укуын финанслаячак.
Грант урыннары булачак башлангыч сыйныф укытучылары һәм тәрбиячеләр өчен каралган.
Абитуриентлар «Башлангыч сыйныфларда укыту» һәм «Мәктәпкәчә белем бирү» белгечлекләренә укырга керә ала. Уку өчен барлык чыгымнарны да җирле бюджет үз өстенә алачак.
Укырга кергәндә мәгариф бүлеге, колледж һәм абитуриентның әти-әнисе арасында өч яклы килешү төзелә. Укуны тәмамлагач, чыгарылыш студентлары Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы мәктәпләрендә яисә балалар бачаларында биш ел эшләү бурычын үз өстенә ала.
КФУның Алабуга институты колледжы директоры Заһир Латипов сүзләренчә, буш грант урыннары абитуриентлар өчен әле бар.
Студентлар икенче курстан ук үз белгечлекләре буенча эшли башлый ала. Кайбер дисциплиналарны Казан федераль университеты укытучылары, шул исәптән фән кандидатлары һәм докторлары, доцентлар һәм профессорлар алып бара.
Илнең башка шәһәрләреннән килгән студентларга тулай торак бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев