Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 24 июньнән шәһәр пляжына машина белән керү тыела

Шул ук вакытта җәяүлеләр зонасы элеккеге режимда — тәүлек буе эшләвен дәвам итә.

Алабугада 24 июньнән шәһәр пляжы территориясенә автомобильләрнең керүе чикләнәчәк. Шлагбаум аша узу тыела. Автомобильчеләр өчен пляж зонасы алдында вак ташлы машина кую урыны оештырылган.

Шәһәр администрациясе хәбәр иткәнчә, бу карар шәһәр халкына һәм бирегә килүче кунакларга куркынычсыз һәм уңайлы булсын өчен кабул ителгән.

Якын арада элеккеге машина кую урынында балалар аттракционнары һәм сәүдә нокталары урнаштыру планлаштырыла. Бу пляжда ял итүне уңайлырак һәм кызыклырак итәргә тиеш.

Шул ук вакытта пляжның җәяүлеләр зонасы гадәти режимда — тәүлек буе эшләвен дәвам итәчәк. Теләге булган һәркем килеп җәяү йөри, ачык һавада ял итә һәм су керә ала.

Белешмәләр өчен телефон: 7-07-80.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев