Алабугада 12 камера контейнер мәйданчыкларында тәртип бозучыларны ачыклый
Сишәмбе көнне шәһәр планеркасында шәһәрдә һәм районда каты коммуналь калдыкларны җыю мәйданчыкларының торышы чагылдырылган фотолар күрсәтелде.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, шәһәрне үстерүгә нинди генә акчалар салынмасын, ишегалларында чүп-чар җыелып торса, алар тиешле тәэсир калдырмаячак.
Район башлыгы шулай ук төзелеш калдыклары проблемасына да игътибар итте. Ремонт ясаучы кешеләр төзелеш чүбен чыгару өчен региональ оператор белән килешү төзергә бурычлы булуларын, ә калдыкларны законсыз рәвештә өеп куючыларны ачыкларга һәм аларга штраф салырга кирәклеген искә төшерде. Моннан тыш, стихияле чүплекләр иң еш барлыкка килә торган урыннарда, шул исәптән фото һәм видеофиксация чараларын кулланып, контрольне көчәйтергә дигән күрсәтмә бирде.
Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин хәбәр иткәнчә, күпфатирлы йортларның контейнер мәйданчыкларында 12 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Алар ярдәмендә соңгы ике атнада төзелеш чүбен һәм автомобиль шиналарын законсыз чыгаруның 35 очрагы ачыкланган. Тәртип бозучылар арасында калдыкларны контейнер мәйданчыкларына бушатучы шофёрлар да, ремонттан соң төзелеш чүбен өеп куйган алабугалылар да бар. Калдыкларны чыгару һәм утилизацияләү белән бәйле чыгымнарны каплау турында Алабуга шәһәр судына 30 дәгъва гаризасы әзерләнгән. Андрей Томилин бу эшнең дәвам итәчәген билгеләп үтте: атна саен яңа очраклар шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә карала, ә тәртип бозучыларга 2,5 мең сум күләмендә административ штраф та, чүпне чыгару һәм утилизацияләү чыгымнарын каплау таләпләре дә кулланыла.
Шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә муниципаль контроль бүлеге башлыгы Жанна Сармакова үзенең чыгышында 17 июльдән 23 июльгә кадәр төзелгән 35 административ беркетмәнең 15е РайПО янындагы контейнер мәйданчыкларындагы кагыйдә бозуларга кагылуы турында сөйләде. Шулай ук видеоязмалар да күрсәтелде, аларда автомобильләрнең күпфатирлы йортлар мәйданчыкларына чүп китереп бушатулары теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев