Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга табиблары юл һәлакәтенә эләккән пациентны коткарган

Беренчел мәгълүмат буенча, ир-атны йөк автомобиле бәргән.

2 июньдә 00:25 сәгатьтә Алабуга үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә М7 трассасындагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 35 яшьлек чит ил кешесен китерәләр.

Беренчел мәгълүмат буенча, ир-атны йөк автомобиле бәргән.

Пациентның хәле бик авыр була. Ул аңында булуга карамастан, аның кан басымы нибары 40/20 тәшкил итә, бу тормышның куркыныч астында булуы турында сөйли.

Беренче минуттан пациентның тормышы өчен табиб-реаниматологлар командасы көрәшә. Табиблар кичекмәстән организмның яшәү өчен мөһим функцияләрен тотрыклыландыруга юнәлдерелгән реанимация чаралары комплексын үткәрә. Хәлне тотрыкландырганнан соң, пациентны ашыгыч рәвештә операция бүлмәсенә алып китәләр.

Операция биш сәгатьтән артык дәвам итә. Аны Алабуга үзәк район хастаханәсе табиб-травматолог-ортопедлары Илдан Сафин һәм Иван Барсуков, шәфкать туташлары Ленуза Сәләхова, Наилә Гыймалетдинова, Алена Васильева, анестезист-шәфкать туташы Наталья Лева, анестезиолог-реаниматолог Дилүс Җиһаншин үткәрә.

Дәвалаучы табиб Илдан Сафин сүзләренчә, мондый күләмдә җәрәхәтләр комбинациясе һәм башлангыч фон белән кешеләр гадәттә исән калмый. Операция бүлмәсендә һәр минут соңгы булырга мөмкин булган. Әмма Алабуга үзәк район хастаханәсе табиблары мөмкин булмаганны эшли. Алар операция уздырып кына калмыйча, медицина кейсларында бердәнбер уңыш очрагы буларак тасвирланган могҗиза эшләгән. Пациент исән. Һәм аның киләчәге бар.

Бүген ир-ат травматология бүлегенә күчерелгән, анда кирәкле дәвалау алуын дәвам итә һәм тернәкләнү уза. Аның хәле көннән-көн яхшыра, ә табибларның фаразлары уңай булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев