Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын яңарталар

Алабуга районының мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт һәм территорияләрне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Эшләр берьюлы берничә мәктәптә һәм балалар бакчасында алып барыла.

Поспелово мәктәбендә һәм 28 нче «Лесная сказка» балалар бакчасында түбә ябу эшләре инде тәмамланган. Бехтерево мәктәбендә түбәне ремонтлау ахырына якынлашып килә.

Капиталь ремонтның федераль программасы кысаларында Бехтерево мәктәбендә шулай ук уку кабинетларында һәм коридорларда ахыргы бизәү эшләре башкарыла, бинаның фасадын тәртипкә китерү дәвам итә.

Тугаров урамындагы «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» («Купеческий городок») балалар бакчасында белгечләр фасадны җылыталар һәм керамогранит монтажлыйлар. Бина эчендә инде идәннәргә стяжка ясалган һәм бүлмәләр штукатурланган.

Шул ук вакытта аңа янәшә урнашкан территория дә төзекләндерелә. Эшчеләр җәяүлеләр юлларын, керү юлларын һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә керешкән. Шулай ук койма буйлап җәяүлеләр юлы тәртипкә китерелә, уңайлы парковка оештыру өчен урам киңәйтелә һәм тигезләнә.

Тарловкадагы 11 нче мәктәптә капиталь ремонтның беренче этабы башланды. 10 нчы күппрофильле лицейда да эшләр дәвам итә.

Мәгариф учреждениеләрен яңартуны яңа уку елы башына тәмамлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев