Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мәктәбе «Иң яхшы музей» номинациясендә өченче урынны яулады

Конкурста республиканың 45 муниципаль районыннан барлыгы 1 306 эш тикшерелгән.

Татарстанда «Ватан Геройлары» Идел буе федераль округының округ проектының «Иң яхшы музей» номинациясендә төбәк этабына йомгак ясалды. Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган конкурс 11-30 июнь көннәрендә узды.

Конкурста гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары музейлары катнашты. Биредә республиканың 45 муниципаль районыннан барлыгы 1 306 эш тикшерелгән.

Җиңүчеләрне мәгариф учреждениесенең төренә һәм муниципалитет халкының санына карап дүрт категориядә билгеләделәр.

50 меңнән артык халкы булган шәһәрләрдә урнашкан мәктәпләр арасында беренче урынны Казанның 179 нчы гимназиясе алды. Икенче урында Яр Чаллының 39нчы мәктәбе һәм Казанның 153нче мәктәбе. Өченче урында Алабуганың 6 нчы мәктәбе, Чаллының 19 нчы мәктәбе һәм Чистайның 4 нче мәктәбе.

Халык саны 50 меңнән кимрәк булган шәһәрләрдә һәм торак пунктларда урнашкан мәктәпләр арасында Тәтеш кадет интернат-мәктәбе җиңүче дип табылды. Икенче урынны Азнакай районының Урманай авылы мәктәбе һәм 1 нче Балык Бистәсе гимназиясе алды. Өченче урынны Краснобор районы, Актүбә бистәсенең 1 нче мәктәбе һәм Түбән Кама районының Кама Аланы 2 нче мәктәбе бүлеште.

«Иң яхшы музей» конкурсының округ этабы 2026 елның 9 декабрендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев