Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә пленэр эшләренең күргәзмәсе ачылды
Оештыручылар әйтүенчә, пленэрның төп максаты — рәсем ясарга өйрәтү генә түгел, ә яшьләргә әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрергә, үз җиреңне яратырга һәм моны иҗат аша тапшырырга ярдәм итү.

Алабугада Россиянең төрле шәһәрләреннән — Мәскәүдән алып Череповецка кадәр — рәссамнарны, студентларны һәм укытучыларны җыйган өченче иҗади пленэр узды. Ун көн дәвамында катнашучылар шәһәрне кәгазьгә төшерделәр һәм эшләрендә илебез мәдәниятенең матурлыгын һәм күптөрлелеген күрсәтергә тырыштылар.

Быелгы төп фишка: чакырылган осталар үзләре иҗат итеп кенә калмыйча, студентларны да укыттылар. Бурыч шулай ук гади түгел — бер эштә натюрморт, архитектура һәм рәсем сәнгатен берләштерергә кирәк иде.
Кунаклар өчен сәнгатьтә традицияләр темасына түгәрәк өстәл оештырылды, ә әзер эшләрне «Кама» театры фойесына куйдылар. Көллият директоры Людмила Рыбакова быел беренче мәртәбә күп эш башкарылуын билгеләп үтте: сроклар озайтылды, күргәзмә урынын алыштырдылар, ә барлык картиналарны көллият фондларында калдырырга булдылар.

Барлык катнашучылар да сертификатлар, ә иң яхшылары дипломнар алды. Хәзер алар Татарстан Рәссамнар берлегенә керергә дәгъва итә алалар. Шулай ук төсле каталог чыгарырга вәгъдә итәләр, ә көллият һәм ике студент кыз бүләккә китаплар һәм профессиональ буяулар алды.
Татарстанның халык рәссамы Михаил Кузнецов проектны формаль булмаган шартларда аралашу өчен менә дигән мөмкинлек дип атады. Ул студентларга кыюлык һәм җитезлек теләде — тирә-якта шулкадәр күп сюжетлар, иң мөһиме — аларны күреп өлгерү.

Оештыручылар әйтүенчә, пленэрның төп максаты — рәсем ясарга өйрәтү генә түгел, ә яшьләргә әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрергә, үз җиреңне яратырга һәм моны иҗат аша тапшырырга ярдәм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев