Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Велосәяхәтче Алабугада «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән очрашты

Балалар Казаннан Шанхайга велосипедта баручы Александр Локалов белән аралашты.

«Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлегендә хәрәкәт остазы, танылган велосәяхәтче Александр Локалов белән очрашу булды.

Кунак үзенең сәяхәте нечкәлекләре белән уртаклашты. Александр үз алдына 101 көн эчендә 72 торак пункт аша үтеп, дүрт илгә баруны максат итеп куя.

Активистлар кызыксынып сәяхәтчедән экспедициягә әзерлек, кыр шартларында төн куну үзенчәлекләре, көтелмәгән велосипед ватылулары һәм аларны бетерү ысуллары турында сораштылар. Шулай ук Александр маршрут вакытында күреп өлгергән иң матур урыннар турында сөйләде.

Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды. Балалар актив туризм, сәяхәтләр һәм мөмкинлекләр турында күбрәк белә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев