Татарстанда талпаннан 5881 кеше зыян күргән
Талпан кадалуның иң күп очрагы Казан, Чаллы һәм Әлмәт районнарында теркәлгән.
Бүгенге көндә Татарстан хастаханәләренә талпан кадалу очрагы белән 5881 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 1253е балалар, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Талпан кадалуның иң күп очрагы Казан, Чаллы һәм Әлмәт районнарында теркәлгән.
Талпан боррелиозының 10 очрагы һәм читтән кертелгән талпан энцефалитының өч очрагы ачыкланган. Талпан кадалу ял вакытында булган — Чиләбе, Кемерово өлкәләрендә һәм Новосибирскта, дип хәбәр итә Татар-Информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев