Спас ярминкәсенең төп мәйданчыгы – ипподром
Бөтенроссия Спас ярминкәсе 30 июльдән 2 августка кадәр узачак. Төп сәүдә мәйданчыклары беренче тапкыр шәһәр ипподромы территориясендә урнашачак.
Спас ярминкәсе дүрт көн дәвам итәчәк — 30-31 июльдә һәм 1-2 августта.
Традиция буенча ярминкәдә декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре, Россиянең танылган сәнгать һөнәрләре һәм төрле халык һөнәрләре продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Янәшәдәге мәйданчыкта үсемлекләр, чәчәкләр, үсентеләр һәм бакча җиһазлары белән сәүдә итәчәкләр.
Спас ярминкәсен уздыру традициясе 2008 елда Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге инициативасы белән яңадан торгызылды. Вакытлар узу белән ул төбәкнең иң эре туристик вакыйгаларының берсенә әверелде.
Катнашучылар һәм кунаклар өчен эвакуация урыннары билгеләнгән:
— 1 нче мәктәп − Тынычлык проспекты, 39;
— 6 нчы мәктәп — Тынычлык проспекты, 15А;
— 1 нче гимназия − Пролетар урамы, 28а.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев