Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Спас ярминкәсе кунакларны яңа урында каршы алды

Алабугада 18 нче Бөтенроссия Спас ярминкәсе ачылды.

Быел ярминкә барышына кайбер яңалыклар кертелде. Аларны шәһәр халкы һәм кунаклары бәяләргә дә өлгерде инде.

Яңа мәйданчык һәм дүрт көнлек бәйрәм

Бер еллык тәнәфестән соң ярминкә үзенең даими урынын алыштырды — хәзер бәйрәм шәһәр ипподромында үтә. Моңа кадәр ул өч көн дәвам итсә, хәзер — дүрт көн буена шатлык-куаныч бүләк итәчәк.

 

Стадион каршындагы зур мәйданда декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелеге осталарының палаткалары, балалар аттракционнары, ресторан ишегаллары һәм ваклап сату урыннары урнаштырылган. Ипподромның зур эчке киңлегендә, шулай ук аерым пятачокларда солистлар һәм коллективлар — җырчылар һәм музыкантлар чыгыш ясый.

Мөхтәрәм кунаклардан котлаулар

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев ассызыклаганча, Спас ярминкәсенең төп идеясе — башкаларны карау һәм үзеңне күрсәтү. Ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова билгеләп үткәнчә, ата-бабаларның иң яхшы традицияләре гасырлар дәвамында сакланырга һәм дәвам итәргә тиеш. Алабугада үтүче Спас ярминкәсе — шуларның берсе.

«Бүген сафлар буйлап йөреп, без Россиянең никадәр күпкырлы булуын, биредә күпме кәсеп һәм һөнәрчелек яшәп килүен күрдек. Боларның барысын да саклаганыгыз һәм үстергәнегез өчен рәхмәт», — диде кунак ханым.

Татарстан Республикасы Сәүдә палатасының икътисади мәсьәләләр буенча рәисе урынбасары Сергей Карпухин «осталарга — яхшы сәүдә, ә барлык кунакларга яхшы кәеф» теләде.

«Эссен Продакшн АГ» генераль директоры Леонид Барышев котлауларга һәм рәхмәт белдерүләргә кушылды. Ә Әгерҗе һәм Менделеевск районнары башлыклары ярминкәдә үзләренең район кешеләрен күрүләрен ассызыклады.

Берничә фестиваль бергә җыелды

Спас ярминкәсен торгызу идеясе авторы, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко үзенең чыгышында Спас ярминкәсе белән бер үк вакытта 19 нчы чаң кагу фестивале, 25 нче «Вдохновение» автор җыры фестивале һәм традицион уктан ату буенча 5 нче «Туган Батыр» турниры узачагын искәртте.

Ярминкәнең тантаналы ачылышы

Мөхтәрәм кунаклар «бердәмлек һәм дуслык икмәген» изеп куйганнан соң, бергәләп фронт чаң кагучысы Вадим Мартовой белән күчмә чаңнарны кактылар. Шул ук көнне театральләштерелгән тамаша, «Спас гүзәле — 2026» конкурсының финалы һәм Григорий Галкин концерты булды.

 

Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз. Ярминкәдән иң матур фотоларны альбомда карарга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев