Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Россия Банкы Яр Чаллының 400 еллыгына истәлекле тәңкә чыгарачак

Истәлекле тәңкәне «Гознак» җәмгыятендә һәм Россия Банкы тәңкәне тарату турында килешү төзегән банкларда сатып алырга мөмкин булачак.

Иртәгә, 14нче июль көнне, Россия Банкы Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулуга багышланган 3 сумлык истәлекле көмеш тәңкәне әйләнешкә чыгарачак. Монета «Города» сериясенә керәчәк, дип хәбәр итте Россия банкының матбугат хезмәте Макстагы каналда.

«Яр Чаллы — Татарстан сәнәгатенең йөрәге. Аның исеме белән автомобиль гиганты КамАЗ тарихы бәйле, аның конвейерыннан нәкъ 50 ел беренче йөк машинасы төшкән. Завод шәһәр икътисадын гына билгеләми — ул күп кенә хезмәт династияләренең ватанына әверелде», — диелә постта.

Истәлекле тәңкәне «Гознак» җәмгыяте һәм Россия Банкы тәңкәне тарату турында килешү төзегән банкларда сатып алырга мөмкин булачак.

2024 елның октябрендә Россия Президенты Владимир Путин Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгы һәм беренче КамАЗ йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулу уңаеннан бәйрәмнәр уздыру турындагы указга кул куйды.

Яр Чаллының 400 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларны 2026 елның 22 августында уздырырга планлаштыралар. Датаны Чаллы шәһәр Советы утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов атады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев