Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы грантлары ярдәме белән Алабуга районында авыл бәйрәмнәре дәвам итә

Авыл халкы өчен җәй – кызу эш вакыты гына түгел, шау-шулы уртак бәйрәмнәр вакыты да.

Узган атнада районның Олы Шурнәк авылында керәшеннәрнең халык бәйрәме — Питрау, Тарловка бистәсендә Иван Купала көне, ә Зур Армалы авылында «Ягодное лукошко» фестивале узды. Чиратта — районның башка авыллары. Алар да халыкны үз бәйрәмнәре белән сөендерәчәк.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән җирле бюджеттан ел саен милли традицияләрне һәм авыл бәйрәмнәрен торгызуга акча бүлеп бирелә. Быел шундый 10 грант бирелгән.

«Питрау җитте — җәй бетте...»

Кунакчыл Олы Шурнәк авыл җирлеге инде өченче ел рәттән Питрау бәйрәмен зурлап үткәрә.

Район башлыгы урынбасары Александр Косов район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән җыелучыларны котлады. Бәйрәмгә аерым рухи нотаны иеромонах Кирилл (Забавнов) кертте, ул изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көненең тирән мәгънәсен аңлатты һәм барысына да ныклы иман һәм күңел җылысы теләде.

Авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников иганәчеләргә рәхмәт хатлары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләкләр тапшырды.

— Без катлаулы заманда яшибез, әмма безнең өчен ата-бабаларыбыз традицияләрен саклау — изге гамәл, — дип билгеләп үтте җирлек башлыгы. — Ә бүген өйләреннән еракта булган егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Рәсми өлеш тәмамлануга, мәйдан моңлы тавышлар һәм дәртле көйләр белән тулды. Тамашачылар өчен фольклор коллективлары һәм үзешчәннәр чыгыш ясады. Чакырылган җырчы Римма Никитинаның чыгышы концертның үзенчәлеге булды. Бәйрәм бик матур үтте: җырлар, халык уеннары авыл традицияләренең йөрәкләрдә саклануын тагын бер кат исбатлады.

Иван Купала көне — җәйнең уртасы

Халык бәйрәменә багышланган фестиваль Чулман ярындагы Тарловка бистәсендә узды.

Алабуга районы башлыгы исеменнән халыкны АМР мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльмира Әхмәтова сәламләде. «Бәйрәмнәр — халыкның җаны. Бу концертлар һәм күңел ачулар гына түгел, ә аралашу, төрле халыкларның тарихы һәм мәдәнияте турында күбрәк белү мөмкинлеге дә», — диде ул.
Мөхтәрәм кунак шулай ук 30 елдан артык бергә яшәгән Мерзляковлар, Шәриповлар һәм Абназаровлар гаиләләренә бүләкләр тапшырды.

— Без ирем белән күптән Тарловкада яшибез, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты оештыручыларның берсе Елена Баранова, — авыл тормышын яратабыз һәм традицияләрне: уртак бәйрәмнәрне, үзара ярдәмләшүне, рухи аралашуны кадерлибез. Һәм безгә авылыбызны үстерү өчен теге яки бу инициатива белән мөрәҗәгать иткәндә, без моны һәрвакыт шатланып эшлибез.

Борынгы заманда күңел ачулар җәйге кояш торгынлыгы белән тыгыз бәйләнгән булган. Көнчыгыш славяннар өчен бу мөһим календарь чиге була: табигать үзенең чәчәк атуының иң югары ноктасына җитә. Бәйрәмне кояшка, җирнең уңдырышлылыгына һәм яшәү көченә багышлаганнар.

Фестиваль кунаклары өчен концерт һәм ярминкә оештырылды, алар мастер-классларда һәм конкурсларда катнаштылар, чәчәкләрдән такыя үреп, елгага салдылар, теләкләр үтәлсен өчен каенга тасмалар бәйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар һәм учак аша сикерделәр. Халыклар дуслыгын исбатлап, биредә рус җырлары гына түгел, татар җырлары да яңгырады, грузин биюе бүләк булды.

«Ягодное лукошко» бәйрәме

Лекарево һәм Зур Армалы авыллары тирәсендәге таулар элек-электән җиләкле урыннар буларак дан тоткан. Шуңа күрә бәйрәм атамасын да җирле халык тиешенчә сайлаган.

Урып-җыю һәм җәй уңышларына багышланган фестиваль җирле халыкка да, район кунакларына да ошап өлгерде инде. Быел ул икенче мәртәбә узды. Җыелганнарны Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов сәламләде.

Биредә тематик мәйданчыклар, мастер-класслар, бәйгеләр һәм җирле продуктлар ярминкәсе дә оештырылган иде. Бәйрәм рухын районның иҗат коллективлары да тудырды. Шулай ук иң яхшы костюмга «Җиләк карнавалы», иң оригиналь ризыкка «Җиләк соклануы» һәм иң яхшы вареньега «Җиләк ассорти» конкурслары узды.

Зур Армалы авылында яшәүче Иван Жаров бәйрәмгә үз кул эшләнмәләрен алып килгән. Бу агачтан төрле йортлар һәм чиркәүләр коллекциясе. Шулай ук Армалы мәктәбе макеты да бар иде.

Алабуга районындагы барлык авыл бәйрәмнәре «Татарстанда җәй» проектына кертелгән — бу төбәкнең иң кызыклы вакыйгаларын берләштерүче бердәм онлайн-мәйданчык.

Белешмә

18 июль көнне 15:00 сәгатьтә Лекарево мәдәният йорты янында «Живые традиции» традицион милли йолалар фестивале узачак.

25 июльдә 11 сәгатьтә Яңа Анзирка авылында «Иван чәй» фестивале була,

26 июльдә 11.00 сәгатьтә Иске Мурзихада кыяр бәйрәменә бара аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев