Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Олы Шүрнәк авылында Питрау бәйрәмен үткәрделәр

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Мидхәт улы инициативасы белән ел саен район бюджетыннан милли традицияләрне һәм үзенчәлекле авыл тантаналарын торгызуга акча бүлеп бирелә. Быел да бәйрәмнәр үткәрүгә 10 грант бирелде.

12нче июль көнне кунакчыл Олы Шүрнәк авыл җирлеге Питрауга бәйрәмен каршы алды. Инде өченче ел рәттән бу бәйрәм Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриевның грант ярдәме белән авылда лаеклы дәрәҗәдә уза.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Мидхәт улы инициативасы белән ел саен район бюджетыннан милли традицияләрне һәм үзенчәлекле авыл тантаналарын торгызуга акча бүлеп бирелә. Быел да бәйрәмнәр үткәрүгә 10 грант бирелде.

Район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән җыелганнарны Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов җылы котлады. Ул оештыручыларга һәм авыл җирлеге башлыгы Николай Мельниковка бәйрәмнең рухи атмосферасы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде, ә катнашучыларга тынычлык, муллык һәм иминлек теләде.

Николай Иванович, үз чиратында, иганәчеләргә рәхмәт белдерде һәм аларга рәхмәт хатлары тапшырды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләкләр тапшырдылар.

— Без катлаулы заманда яшибез, әмма безнең өчен ата-баба традицияләрен саклау изге гамәл, — дип билгеләп үтте җирлек башлыгы. — Ә бүген өйләреннән еракта булган сугышчыларыбызның исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Бәйрәмгә аерым рухи нотаны иеромонах Кирилл (Забавнов) кертте, ул изге апостоллар Петр һәм Павел көненең тирән мәгънәсен искә төшерде һәм барысына да нык иман һәм күңел җылысы теләде.

Рәсми өлеш тәмамлануга, мәйдан моңлы тавышлар һәм дәртле көйләр белән тулды. Тамашачылар өчен җирле «Сүрәкә» ансамбле, «Ак каз» керәшен халык ансамбле, «Туганайлар» фольклор коллективлары, шулай ук үзешчән артистлар чыгыш ясады. Чакырылган кунак — җырчы Римма Никитинаның чыгышы концертның үзенчәлеге булды. Алып баручы Виктор Япаев бәйрәм дәвамында күңелле атмосфера тудырды.

Бәйрәм бик матур үтте: җырлар, халык уеннары, елмаюлар авыл традицияләренең йөрәкләрдә саклануын тагын бер кат исбатлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев