Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Догалы сәяхәт

Узган ял көнендә, ягъни 12нче июльдә, алабугалы хатын-кызлар җөмһүриятебез башкаласы Казанга сәяхәт кылдык һәм безнең сәяхәтебез үзенчәлекле — догалы сәяхәт иде, чөнки Аллаһы Тәгалә үзенең изге китабында: «Әй, Мөхәммәд (с. г. в.) пәйгамбәр, синнән Минем турында сорасалар, син әйт аларга Мин бәндәләремә бик якынмын. Дога кылып, Миңа эндәшкән бәндәмә җавап бирермен. Ягъни, догасын кабул итәрмен», — дип әйткән.

Иртәнге сәгать сигезгә шәһәребезнең Җәмигъ мәчете янына җыелып, бисмилллаларыбызны әйтеп, автобуста үз урыннарыбызга урнашып, юлга кузгалдык. Җитәкчебез — Фазлиева Лилия Хатип кызы. Ул — Җәмигъ мәчетендә мөхтәсибнең хатын-кызлар һәм балалар белән эшләү буенча ярдәмчесе, мөгәллимә, Татарстан Мөслимәләр берлегенең Алабуга бүлекчәсе җитәкчесе. Сәяхәтебезнең көн тәртибе белән таныштырганнан соң, барыбыз да аның белән бергә "Юл догасы«н укыдык. Лилия ханым догалар, аларның кабул булулары, үзеңнән теләкләр теләү турында сөйләде. Һәрберебез, хәерле сәфәр теләп, тавышсыз гына тагын үзе белгән догаларын укыды, теләкләрен теләде. Лилия Хатип кызы юл дәвамында зикер әйтеп барырга тәкъдим ясады һәм күбебез аның тәкъдимен кабул итте. Күбебез дим (барлыгы 53 кеше), чөнки бу юлы арабызда өлкәннәр белән бергә яшьләр дә, мөслимәләр, мәчеттә белем алучылар белән бергә әлегә дин юлына ныгытып аяк басмаганнар да бар иде. Әмма автобуста илаһи тыныч мохит хөкем сөрде. Җитәкчебезнең, уңайлы вакытын туры китереп, мөселман халкына хас булган сабырлык, бер-береңнең хәленә керә белү һәм Аллаһның сынавы турында искәртүе дә бик урынлы һәм файдалы булды. Лилия Хатип кызы инде 5-6 ел мондый сәфәрләрнең Җәмигъ мәчетендә белем алучылар өчен, гомүмән, дәреснең үзенчәлекле бер төре буларак аларны берләштерү, дини белемнәрен ныгыту белән бергә мәдәни белемнәрен арттыру, милләтебез тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан оештырылуын ассызыклап үтте.

Иң беренче тукталышыбыз Казан зоопаркы иде. Анда Африка стиле саклану белән бергә ерак континенттан арслан, горилла, шимпанзе, фил, зебралар, антилопа, грифлар, фламинголар һ.б. без исемнәрен дә ишетмәгән 300гә якын җәнлек һәм кош китерелгән. Аларны һәрберебез зур кызыксыну белән карадык, фотога, видеога төшердек.

Икенче тукталышыбыз «Кәрим Тинчурин театры» тукталышы булды. Безгә ирекле вакыт бирелде. Мөслимәләр 100еллык тарихы булган Мәрҗани мәчетендә өйлә намазы укырга юнәлделәр. Кемдер кибетләрдән үзен кызыксындырган әйберләр карады, кемдер тамак ялгады, кемнәрдер катамаранда йөрде.

Өченче тукталышыбыз гасырга якын тарихы булган һәм традицияләрне күз карасыдай кадерләп саклаучы, әмма шул ук вакытта алга барырга да курыкмаучы, үз асылын җуймаган хәлдә ышанычлы адымнар белән киләчәккә атлаучы Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры булды. Театрга язучы, драматург, актёр Кәрим Тинчурин инициативасы белән аның әсәре буенча 1933енче елда нигез салына. Максаты авыл кешеләренә мәдәни белем бирү була һәм репертуары совет авторлары әсәрләреннән тора. Татар академик театрының филиалы буларак эшли. Ә инде 1950 елларда сәнгать җитәкчесе Кәшиф Тумашев татар, рус, европалы язучыларның әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Театрга 1988енче елда нигез салучысының исеме бирелә. 

Хыяллар кешегә канат куя, диләр. Авылдан Казанга килгән хыялый төзүче егет Хәйдәр дә үз йолдызын табар өчен шул канатларда очарга әзер. Ул йолдызларга гашыйк, күңелендә күккә ашкына. Бер көнне ул Мәскәүдән килгән яшь рәссам Чулпан белән очраша. Хәйдәрнең күңел йолдызы мәхәббәт булып кабына. «Хыял артыннан» (авторы — Резеда Гобәева, режиссеры — Айдар Җаббаров) дуслык, саф мәхәббәт, кешене алга этәрүче хыял көче турында заманча музыкаль спектакль. Сәхнәдә 60ынчы елларның онытылмас җырлары, дәртле биюләр, ихлас юмор һәм йөрәк кылларын тибрәтерлек драматик мизгелләр бергә үрелеп, үзенчәлекле атмосфера тудыра. Яшьлек дәрте белән сугарылган бу тамаша хыял канатларына утыртып, безне — өлкәннәрне яшьлегебезгә алып кайтты, көлдерде дә, елатты да. Төп геройларның берсе булган Чулпанны уйнаучы актёр Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәләхова булуы да безнең — бигрәк тә дөм-дөмлеләрнең (Ильмира Сафина, Гөлшат Шәяхмәтова, Ландыш Гәлиева, Ләлә Гәлиева һәм мин) күңелләргә хуш килде, чөнки Резедәнең нәсел тамырлары районыбызның Дөм-Дөм авылы белән бәйләнгән. Тамашадан соң Ләлә Гәлиева Резедәгә Дөм-Дөмнән алып килгән күчтәнәчен тапшыруы да яхшы гамәлләрнең, матур мизгелләрнең берсе булды. 

Тамашадан соң догалы кайтыр юлыбызга кузгалдык. Безне туплап, догалы сәфәребезне оештыручы Фазлиева Лилия Хатип кызына рәхмәтебез чиксез. Барыбыз исеменнән дә сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, иман байлыгы, күңел көрлеге һәм сезнең дә хыялларыгызның чынга ашуын, башкарган эшләрегезнең һәрвакыт уң, догалы сәяхәтләрнең дәвамлы булуын теләп калабыз.

Дога — мөселманның коралы, диннең терәге, күкләрнең һәм җирнең нуры. Догаларыбыз безнең белән бергә булды, безне озата барды, шуңа күрә сәяхәтебезне дә чын мәгънәсендә догалы сәяхәт дип атый алабыз.

Рәсимә Сибәгатуллина

Фотолар: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев