Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада волонтерларны һәм тәрбиячеләрне бүләкләделәр

Гомумшәһәр киңәшмәсендә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев алабугалыларга фронтка ярдәмнәре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырды.

Гомумшәһәр киңәшмәсендә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев алабугалыларга фронтка ярдәмнәре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырды.

«Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Марина Прохорова «Фронтка ярдәм өчен» истәлекле медале алды. Аны намуслы хезмәте, инициативалылыгы һәм эшкә тугрылыгы өчен, МХО зонасында мотоукчылар бригадасы сугышчыларына фидакарь ярдәм иткәне өчен бүләкләделәр.

Күпьеллык намуслы хезмәт өчен Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы рәхмәте белән бүләкләнделәр:

— «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең укытучы-дефектологы Анкудинова Ольга Владимировна;

— «Астра» үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлчирә Габденур кызы Шәяхмәтова;

— «Астра» үзәге тәрбиячесе Эльмира Сереновна Ефремова.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен «Астра» үзәге тәрбиячесе Лилия Зөфәр кызы Кашапова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев