Алабугада Спас ярминкәсе вакытында ике урамда хәрәкәт чикләнә
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Спас ярминкәсе вакытында ике урамда хәрәкәт чикләнә

Машина йөртүчеләргә алдан ук альтернатив маршрут сайларга һәм юлларда мөмкин булган кыенлыкларны исәпкә алырга киңәш итәләр.

30 июльдән 2 августка кадәр Алабугада транспорт хәрәкәте схемасы вакытлыча үзгәрәчәк.

икләүләр XVIII Бөтенроссия Спас ярминкәсен уздыруга бәйле рәвештә кертелә.

Көн саен Танайка шоссесында һәм Лыжная урамында 8:00 дән 21:00 гә кадәр хәрәкәт чикләнәчәк.

Машина йөртүчеләргә алдан ук альтернатив маршрут сайларга һәм юлларда мөмкин булган кыенлыкларны исәпкә алырга киңәш итәләр.

Вакытлыча чаралар ярминкәдә катнашучыларның һәм кунакларның иминлеге өчен, шулай ук чараның төп мәйданчыклары янында хәрәкәт оештыру өчен кертелә.


Нет комментариев