Алабугада Спас ярминкәсе дәвам итә
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Спас ярминкәсе дәвам итә

Бүген, 31 июльдә, Алабугада XVIII Бөтенроссия Спас ярминкәсенең икенче көне уза.

Бәйрәм шәһәр ипподромында оештырыла (адресы: Пролетар урамы, 1).

Сәүдә рәтләре 9:00 дән 19:00 гә кадәр эшли. Кунаклар декоратив-гамәли сәнгать, халык һөнәрчелеге осталары эшләнмәләрен сатып ала алачак. Мәйданчыкта шулай ук артистлар һәм фольклор коллективлары чыгышлары, балалар аттракционнары, ресторан ишегаллары һәм ваклап сату планлаштырылган.

9:00 дән 18:00 гә кадәр килүчеләр өчен Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының музей-күргәзмә объектлары эшли

Көннең төп вакыйгаларының берсе XIX Бөтенроссия Чаң кагу фестивален ачу булачак. Зур чаң кагу концерты 11:00 дән 13:00 гә кадәр Спас соборы скверында үтәчәк (Яр буе урамы, 14).

Спас ярминкәсе үз эшен 2 августка кадәр дәвам итә.


Нет комментариев