Алабугада аеруча зур күләмдә акча урлау турында җинаять эше кузгатылган.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, хатын-кыз 2022-2026 елларда бүлек кассаларыннан акча урлаган. Аның өстенә чыккан акча 61 миллион сумнан артып киткән. Җинаять эзләрен яшерү өчен, ул офиска ут төртергә тырышып караган, ләкин янгынны вакытында сүндергәннәр.
Хатын-кыз сак астына алынган.
Тикшерү дәвам итә.
Нет комментариев