Алабугада көчле яңгырдан соң шәһәрне тәртипкә китерәләр
Ике көчле циклон — «Бернадетт» һәм «Каспиец» — Россиянең Европа өлешенә тропик яңгырлар, яшен һәм давыллы җил алып килде.
Алабуга районы коммуналь хезмәтләре көчле яңгыр һәм җил нәтиҗәләрен ашыгыч рәвештә бетерә, ә ул арада һава торышы яңадан бозыла.
Ике куәтле циклон — Төньяк Атлантикадан «Бернадетт» һәм Каспий диңгезеннән «Каспиец» — Россиянең Европа өлешенә тропик яңгырлар, яшен һәм давыллы җил китерде. Бергә алар бер суперциклон барлыкка китерделәр. Мондый күренеш ун елга бер тапкыр була.
Илнең аерым районнарында ике көн эчендә бер айның явым-төшем нормасы яуган. Синоптиклар фаразлары буенча, бөтенләй начар һава торышы Россиянең Европа өлешен атна ахырына ташлап китәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев