Алабугада һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә Батырлык орденнары тапшырылды
Якташларыбыз үз гомерләре бәрабәренә хәрби бурычларын үтәделәр.
«Барс» яшьләр үзәгендә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә Батырлык ордены, Суворов медале һәм «Батырлык өчен» медальләрен тапшырдылар.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Батырлык ордены белән үлгәннән соң Калинников Михаил Вячеславович, Черемных Евгений Владимирович, Балдин Руслан Викторович, Кузьмин Максим Геннадьевич, Кобелев Архип Александрович, Вәлиев Илнар Илдар улы, Хөсәенов Вадим Марат улы, Матвеев Александр Константинович, Дмитриев Даниил Алексеевич бүләкләнде. «Батырлык өчен» медале белән Ренат Хәбибулла улы Нәбиев, «Суворов» медале белән Светчиков Иван Сергеевич бүләкләнде.
Якташларыбыз үз гомерләре бәрабәренә хәрби бурычларын үтәделәр. Аларның батырлыгы ил тарихында һәм якташлары хәтерендә мәңгегә калачак. Мәңгелек дан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев