Татарстанда җәйге каникулларда балалар хокукларын саклау буенча «кайнар линия» эшли башлады
Республика халкы балачакны саклау, шулай ук җәйге ялны оештырудагы проблемалар турында оператив рәвештә хәбәр итә һәм консультация ала алачак.
Татарстан Республикасында Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җәйге савыктыру кампаниясе башлану уңаеннан «Вәкаләтле вәкил белән җәй» («Лето с Уполномоченным») дип аталган яңа проектка старт бирде. Әлеге башлангыч республикада балачакны якты һәм кызыклы гына түгел, ә максималь рәвештә куркынычсыз итүгә дә юнәлтелгән.
Хәбәр ителгәнчә, проектның төп өлеше булып һәр җәйге айның беренче атнасында (1–5 июнь, 1–7 июль, 3–7 август көннәрендә) махсус «кайнар линия» һәм МАКС мессенджерындагы элемтә каналы хезмәт күрсәтәчәк.
Республика халкы балачакны саклау, шулай ук җәйге ялны оештырудагы проблемалар турында оператив рәвештә хәбәр итә һәм консультация ала алачак.
Элемтә өчен телефоннар:
- «Кайнар линия» телефоны: 8 (843) 236-61-64
- МАКС мессенджеры буенча номер: 8-987-405-96-13
«Безнең республика һәр бала өчен җәй яңа мөмкинлекләр вакыты булсын өчен бар көчен куя», — дип ассызыклады Татарстан Республикасында Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев